Яңа коронавирус йогышы белән авырган Италиядән килгән 48 яшьлек инженерны Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалаганнар.
Казанга эшләргә чакырылган италияле РКХнә бер атнадан соң керә. Дәвалау барышында ир-атны реанимациягә күчерәләр-аның үпкәләре илле процентка зарарланган.
Чит ил кешесен 9 декабрьдә тулы терелгәннән соң чыгарганнар.