Казан ДМУ Татарстанның иң "яшел" университеты булды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Университетларның экологик тотрыклылыгы буенча UI GreenMetric 2020 – дөньякүләм рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде.

 Казан дәүләт медицина университеты Татарстан Республикасының бердәнбер югары уку йорты һәм әлеге рейтингка кергән Россиянең бердәнбер медицина университеты булды, ул дөнья вузлары арасында 688нче позицияне һәм Россия вузлары арасында 34нче урынны алды. Рейтингка дөньяның 84 иленнән 912 югары уку йорты һәм Россиядән 51 югары уку йорты керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International