Казан ДМУда «Медик-социаль проблема буларак аутистик тайпылышлар: дәвалауга, диагностикалауга һәм социаль мохиткә интеграциягә фәнни-нигезләнгән карашлар»темасына түгәрәк өстәл булды. Мондый исемдәге Проект университет галимнәренең дисциплинарара төркеме тарафыннан Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды (проект 18-00-01529) ярдәме белән башкарылган.