Вакытлы йогышлы госпиталь Түбән Кама бала тудыру йорты базасында да җәелдерелгән – хәзер көчле респиратор вирус йогышы яисә расланган СOVID-19 булган булачак әниләр Чаллыда түгел, ә туган шәһәрендә бала таба ала. 5 декабрьдән кызыл зонада 11 хатын-кыз әни булды,аларның икесенең – коронавирус инфекциясе, калганнарының-ОРВИ. Хәзер хатын-кызлар һәм аларның сабыйлары өйләренә чыгарылган, аларның сәламәтлегенә берни дә янамый. Шулай ук 33 авырлы ОРВИ билгеләре булган амбулатор дәвалауда, СOVIDлы тагын бер хатын-кыз йогышлы госпитальдә дәвалана.