КИУның Түбән Кама филиалының беренче һәм икенче курс студентларына сәламәтлеккә зыян китерүче гадәтләр турында Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре һәм Волонтер-медиклар сөйләде.
Лекция алдыннан барлык теләүчеләр кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерделәр, авырлыкны, буйны, кан басымын һәм сулап чыгара торган ис газының дәрәҗәсен үлчәделәр.
50 кешенең өчесендә тән массасына кытлык, дүртесендә киресенчә, артык авырлык иде. Җиде кешенең кан басымы арткан иде, ә икесенең шикәр дәрәҗәсе бераз арткан иде. Организмдагы ис газы күрсәткечләре бөтен кешедә дә норма чикләрендә иде.