Менә ике ай инде Медицина көллиятенең 600дән артык студенты Түбән Кама РҮХнең һәм перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең барлык сырхауханәләрендә һәм стационарларында медикларга ярдәм итә.
"Мондый карар шәһәр Башкарма комитеты һәм сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә медицина учреждениеләренә йөкләнелгән зур йөкләнеш белән бәйле рәвештә кабул ителде", - дип сөйләде медицина көллиятенең практик укыту мөдире Светлана Сычева.