Казан табиблары каны агуланган хатын-кызны үлемнән коткарды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Казан медицина университеты клиникасы белгечләре сепсис белән хатын-кызны саклап кала алдылар. Өч бала анасы 26 яшьлек хатын-кызның өйдә баласы төшкән, биш көн узганнан соң ул хастаханә гинекологларына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр кан агулануын һәм септик шок диагнозын куйды.

"Хатын-кыз безгә сепсис хәлендә килде инде. Организмда җитди йогыш булу аркасында, пациентның югары температурасы да, анализлар буенча җитди тайпылышлар да, хәтта аңы бозулары да булды", - дип билгеләде хастаханәнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Максим Кузнецов.

Табиблар, организмга инфекциянең тагын да күбрәк эләгүен булдырмас өчен, хирургик тыкшынулар үткәрергә булдылар.

Интенсив терапия палатасында пациент ике атна үткәрде. Тик хатын-кыз кискен хәленнән чыга башлагач та, йөрәк клапаннары белән җитди проблемалар башлана. Ул вакытта дәвалануга клиниканың кардиологлары һәм терапевтлары кушылды.

Пациентның гомере өчен 20гә якын белгеч, шулай ук урта һәм кече медицина персоналы көрәште. Хатын-кыз хастаханәдә 42 көн үткәргән, күптән түгел генә хастаханәдән сәламәтләндерелеп чыгарылган.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International