Татарстанда алкоголь бәйлелеге белән авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 30% ка кимегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резедә Хаева сөйләде.
"Агымдагы елның тугыз аенда алкоголь психозлары белән авыручылар саны — алкогольне чамадан тыш куллану индикаторы, узган ел белән чагыштырганда 9,9% ка кимегән, шул ук чорда эчкечелек белән авыручылар күрсәткече 31% ка кимегән", — дип билгеләп үтте спикер.
Республика суд-медицина экспертизасы бюросы мәгълүматлары буенча агуланулардан үлүчеләр шул ук дәрәҗәдә калды, 2020 елда 187 очрак булган.
Нарколог билгеләп үткәнчә, яңа коронавирус йогышы аркасында үз-үзеңне изоляцияләү татарстанлыларга начар йогынты ясамаган, Covid-19га бәйле вәзгыять халыкны үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга мәҗбүр иткән.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/22-12-2020/v-tatarstane-za-god-na-31-snizilas-zabolevaemost-alkogolizmom-5794444