Актаныш районының берьюлы ике җирлегендә өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Аның беренчесе Иске Кормаш , икенчесе Олы Имән авылында ачылды. Бу өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары район территориясендәге уникенче.
ФАП ачылышында район башлыгы Энгель Фәттахов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, авыл халкы катнашты.
Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырылып килә. Программа нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлады. 8 ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады, Киров авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.