Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов «Безнең заман геройлары» премиясе лауреаты булды. Барлыгы 64 татарстанлы премия лауреатлары булды, алар арасында табиблар, полиция, волонтерлар һәм төрле яшьтәге татарстанлылар да бар иде. Бу битараф булмаган һәм кыю кешеләр чит кеше кайгылары яныннан үтеп китмәгәннәр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыштылар.
Искәртеп узабыз, август башында Рөстәм Каштымов Сочида ял иткән вакытта кеше гомерен саклап калган иде. Бу хәл пляжда булды. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә ничек батуын күрделәр. Коткаручылар аны тартып чыгара, әмма кеше суламый инде. Руслан Анатольевич ерак түгел иде, ул шунда ук ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чаралары үткәрде. Шуннан соң ир аңына килә.
Руслан Каштымов үз һөнәрендә инде 13 ел. Түбән Кама хастаханәсе коллективы үз хезмәткәрен һөнәри осталыклары һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен бәяли.
Тыйнак фельдшер үзен герой дип санамый, ә үз героик гамәлен бары шәрехли: «Бу минем өчен гадәти эш, мин дә читтә кала алмадым».