ТР Атказанган табибы Игорь Илдус улы Закиров вафат булды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 27 декабрендә ТР Атказанган табибы, БРКХнең 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Закиров Игорь Илдус улы вафат булды.

Закиров И.И. 1972 елның 31 маенда Краснодар краеның Тбилис районы станицасында туа. 1995 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медицина институтын, 1996 елда «Анестезиология һәм реаниматология»белгечлеге буенча интернатураны тәмамлый.

25 елдан артык ул Балалар Республика клиник хастаханәсендә эшләде. Аның исәбендә дистәләгән мең кечкенә пациентларның гомерен саклап калу. Югары категорияле табиб, ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реанимация буенча баш штаттан тыш балалар белгече, КДМА реаниматология анестезиология кафедрасының ассистенты булып эшли.

Игорь Илдус улы бөтен гомерен медицинага багышлаган. Коллегаларының квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирде, даими рәвештә укыту семинарлары һәм мастер-класслар үткәрде.

"Коллегаларыма консультация кирәк булганда, мин балага, кайда гына булса да, ярдәм итәргә тиешлегебезне төгәл аңлыйм. Минем өчен хезмәттәшләрем чакыруына җавап бирү намус эше", - дип билгеләп үтте ул күпсанлы интервьюларның берсендә. Ул балалар сәламәтлек саклау үсешенә принципиаль мөһим булып санады.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән Игорь Илдус улы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аның турында хәтер хезмәттәшләре һәм күп санлы пациентлар күңелендә мәңгегә калачак.

Җирләү датасы һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International