Түбән Кама хастаханәсенең йогышлы госпиталендә булган коткару тарихы Беренче канал сюжеты өчен кабат тема булды. Күп балалы ана Татьяна Храмова дүртенче йөклелек вакытында коронавирус инфекциясе йоктырган. Табибларга кесарев белән дәвалау турында ашыгыч карар кабул итәргә туры килгән һәм сабый вакытыннан аз гына алданрак, әмма сәламәт туган.
30 октябрьдә Кама Аланында яшәүче 37 яшьлек хатынны үпкәләрдә 20 процентлы зарарлану белән хастаханәгә салганнар. Тик алдагы ике көн дәвамында дәвалануга карамастан, Татьянаның хәле начарланды. Йогышлы госпиталь пульмонологы Эльвина Абызова ни өчен табиблар авырлы пациенткалардан куркуны аңлатты: «Барысы да яхшы барганда, ниндидер мизгелдә хәл кискен үзгәрергә мөмкин. Кызганыч, Татьяна белән дә шулай булды. Аның торышы тотрыклы иде, ул барлык кирәкле препаратларны да алды. Тик цитокинлы шторм башланды. Һәм йөклелекнең 37нче атнасында, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп, агрессив терапия башлау өчен, кесарь кисеме турында карар кабул ителде".
Операция өчен 2 ноябрь көнне Татьянаны Чаллының КБМҮнә күчерәләр һәм 3040 грамм авырлыктагы һәм 52 см үсештәге улы дөньяга килә. Хатын-кызны госпитальгә дәваланырга җибәрәләр, улы әнисен перинаталь үзәктә көтеп кала. Пациент хатын-кызда тыны кысыла, компьютер томографиясе үпкәләрнең 80% ы зарарлануын күрсәтә. «Татьянаны шунда ук реанимациягә күчерделәр, - дип искә ала Э.Абызова. - Мөгаен, бу коточкыч төн гомер буе истә булырдыр. Безне төн уртасында уяттылар, без хезмәттәшләр белән госпитальгә килдек һәм Татьянадан иртәнгә кадәр китмәдек».
Татьяна госпитальдә бер ай иде, 13 көн ИВЛ аппаратында үткәргән.
Бу ай буе Татьянаның туганнары һәм якыннары өметләнеп, догалар кылдылар.
Ә Татьянаның өлкән балалары Миша һәм Даша әниләрен бүтән күрмәсләр дип куркыннар. «Әти-әниләр иртән хастаханәгә барып, сеңелләрне күзәтеп торырга диделәр, кич кайтуларын әйттеләр. Тик кич әти генә кайтты. Әнинең хәле начарайган дигәч, куркыныч булды», - дип уртаклашты Михаил. "Әни тиздән аны өйгә чыгарулары турында шалтыратып әйтте. Тик әти әнине өйгә күтәреп алып керүен күргәч, янә куркып калдым», - диде Даша.
Татьянаны 28 ноябрьдә чыгарганнар. Ашыгыч ярдәм каретасыннан фатирга кадәр аны ире һәм фельдшер кулдан тотып алып керделәр. Кече улын кулына беренче тапкыр ике атна узгач кына ала алды, чөнки ике атналык карантинны кичерергә кирәк, ул вакытта сабыйны кайнанасы карады.
«Туганнарыма, дусларыма, танышларыма, күршеләргә, минем гаиләгә дога кылучыларга һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәм. Һәм, әлбәттә, медикларга – яраткан табибым Эльвина Рөстәм кызы Абызовага, бик кайгыртучан һәм игътибар белән караган һәм мине берничә тапкыр коткарган Рәсүл Нариман улы Мусиевка һәм Алексей Владимирович Черемиссиновка – бик тәртипле, игътибарлы, тыныч һәм ягымлы табиб - бик рәхмәтлемен. Исем - фамилиягезне дә хәтерләмим, тик шәфкать туташларына һәм санитар кызларга зур рәхмәт, алар бик мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Аларның башка пациентларны ничек карауларын күрдем-күзләрен юа, барысына да ярдәм итәләр, бөтен җирдә өлгерләр».
Э.Абызова сүзләренә караганда, сәламәтләндерүдә табиб-пациент тандемы бик мөһим: «Әйе, бу очрак безнең практикада бик катлаулы булды, һәм без, медицина хезмәткәрләре, мондый очраклар шул рәвешле тәмамланганда балалар кебек сөенәбез».