Казанның табиб-педиатры Юрий Терешонок Covid-19 кичергәннән соң хәлен тасвирлады

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

"3нче катка баскыч буенча мендем, Эверест яуладым кебек тоелды", - дип тасвирлады хәлен Юрий Иван улы Терешонок Covid-19 кичергәннән соң. Ул Казанның 18нче номерлы ҮШКХнең балалар стационары табиб-педиатры.

Авыру бик тиз үзгәрде: башта көчсезлек, тән сызлады, арка авырты, ә аннары ис сизү бетте һәм тын бетә башлыды.

"Минем тын кысылды, төннәрен коточкыч төшләр җәфалады. Үзем үземә ярдәм итә алмавымны аңлагач, хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәргә булдым", - дип сөйләде табиб.

Хастаханәгә Юрий Иван улы авыр хәлдә, кислородның түбән сатурациясе белән салынды.

Виртуаль консилиум җыелды, анда дәвалау өчен "Артлегия"препараты хупланды. Пациентка антицитокин терапиясе үткәрелде. Бу җәһәттән хәле яхшырды. Сатурациясе күтәрелә башлады.

Башка авырулар һәм симерү Covid давәлауны кыенлаштырдылар.

Хастаханәдән чыккач, Юрий Иван улы ябыгырга һәм яңа елда үз сәламәтлеген белән җитди рәвештә шөгыльләнергә сүз бирде.

Хезмәттәшебезгә һәм хәзер коронавирус инфекциясеннән дәваланучыларның барысына да  тизрәк терелүләрен телибез.

Авырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International