Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе юбилеена багышланган китап тәкъдим ителде

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

«Татарстанда сәламәтлек саклау: 100 еллык тарихы» китабы чыкты. Ул республика сәламәтлек саклау өлкәсенең 100 еллык юбилеена багышланган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Китап медицина хезмәткәрләре, хастаханә, поликлиника, шифаханә, фармацевтика оешмалары, Татарстанның медицина мәктәбе тормышына багышланган.

Китап республика сәламәтлек саклау тарихына һәм казанышларына багышланган 440 төсле биттән һәм 1,5 мең фотографиядән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International