Яр Чаллыда ЮХИДИ инспекторлары йөкле ханымга КБМҮнең перинаталь үзәгенә барып җитәргә булышты

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллыда ЮХИДИ инспекторлары йөкле ханымга КБМҮнең перинаталь үзәгенә барып җитәргә булыштылар.

9 гыйнварда шәһәрдән ерак урнашкан Сидоровка бистәсендә яшәүче хатын-кызның тулгаклары башлана. Икенче йөклелек булу сәбәпле вакыт күп түгел иде. Ханымны бала –тудыру йортына алып барырга туганнары алына. Әмма юлдагы «бөкеләр» баруны катлауландыра, ә тулгак көчәя. Юлда ук барганда бала тудыру йортына өлгерә алмавын аңлыйлар. Бәхеткә, юлда ЮХИДИ патруль экипажы очрый, бала табучы ханым булган автомобиль йөртүче аларга мөрәҗәгать итә.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Марат Шәйдуллин һәм Илдар Хәйруллин патруль автомобилендә хастаханәгә кадәр махсус сигналлар белән бала табучы ханым белән машинаны озата бардылар. КБМҮнең перинаталь үзәгендә аларны медиклар каршы алды.

 3400 грамм авырлыктагы һәм буе 54 сантиметр сабый дөньяга килә.

Күптән көтелгән малайга Ислам исемен куштылар, ул Баһаветдиновлар гаиләсендә икенче бала булды. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре Исламның тантаналы чыгарылышына килделәр һәм гаиләгә автокресло тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International