11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр сулыш органнары авыруларын кисәтү буенча ункөнлек уза

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең Пульмонология бүлеге мөдире Ләлә Илгизәр кызы Юнысова балаларда сулыш органнары авырулары барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны кисәтү ысуллары турында сөйләде.

Сулыш органнары авырулары балалар яшьтәгеләрдә барлык йогышлы патологиянең 90 % ын тәшкил итә. Кискен респиратор авырулары белән авыручылар саны 3 яшьккә кадәр балаларда күбрәк күзәтелә. Авыруны респиратор вируслар, энтеровируслар, коронавируслар, күп санлы бактерияләр, шулай ук атипик микроорганизмнар - хламидияләр, микоплазмалар, гөмбә китереп чыгара ала.

Еш кына респиратор авырулар инфекция чыганаклары белән элемтәләрнең артуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Иң зур рольне түбәндәге факторлар уйный:

- балаларны карау дефектлары (рациональ булмаган туклану һәм көн режимы балалар организмының инфекцияләргә каршы кабул итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә).

- бронхиаль гиперреактивлыкны көчәйтүгә ярдәм итүче факторларның берсе буларак пассив тәмәке тартуны аерым билгеләп үтәргә кирәк.

- төрле дару чараларын рациональ кулланмау, антибиотикларны, температураны төшерүче препаратларны нигезсез куллану.

- аллергияле балалар еш кына респиратор инфекцияләргә дучар.

Балаларны медицина реабилитациясе комплексы көн һәм туклану режимын, чыныгу, гомуми ныгыту һәм дәвалау физкультурасын үз эченә ала. Баланың ару-талуга һәм ярсуына китерә торган уеннарны киметергә, йокының дәвамлылыгын 1-1-5 сәгатькә арттырырга, транспортта йөрүне чикләргә кирәк. Рационга витаминлы-микроэлементлы препаратларны тиешенчә кулланмаган очракта, яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш кертү мәҗбүри. Чыныктыргыч процедураларны гимнастика һәм күкрәк читлеге массажын үткәрү белән бергә алып барырга кирәк. Даими рәвештә аяк табанына массаж - стопотерапияне үткәрергә киңәш ителә.

Сәламәтләндерүдә дәвалау физкультурасы, сулыш гимнастикасы махсус комплексларын системалы рәвештә үткәрү мөһим.

Инфекцияле агентларга баланың каршылыгын арттыруның төп ысуллары булып вакцинация һәм чыныгу тора. Чыныктыруны ба тормышының беренче атналарыннан башларга кирәк-ул һава ванналары, коену алдыннан гимнастика. Ванна кергәннән соң салкынча су белән коендырып алырга була, 32-34 температуралы су белән башларга мөмкин, аннары сөлге белеп ышкып корытырга. Икенче яше киткәч аякларны салкынча су белән көн дә юарга була. Процедуралар 27-28 температуралы су белән башлана, аны 1-2 көн саен киметә барырга. Контрастлы душ яхшы чыныктыргыч эффектка ия. Җылы су - 40тан 0гә кадәр (30-40 секунд) һәм салкын су-14-15 С 0гә кадәр. Теләсә нинди чыныктыргыч процедура баланың уңай эмоцияләрен уятырга тиеш. Әгәр сабый ай саен, курка икән, процедураны дәвам итәргә кирәкми. Исән булыгыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International