Чистай шәһәренең епархия идарәсендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары комплексы турында фикер алыштылар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

13 гыйнварда Чистай шәһәренең епархия идарәсендә епархия территориясендә коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында фикер алышу буенча җыелыш булды.

Чарада Чистай Түбән Кама епискобы Игнатий, чиркәү хезмәткәрләре катнашты. Руханилар белән очрашуга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында (Чистай ТО) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина, «Чистай РҮХ» ДАССУның баш табибы Рәис Мостафин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Василий Кузьмин чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International