Бүген табиб-эндоскопчы Рузилә Ягъфәр кызы Миңнуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Юбилярны котларга хезмәттәшләре килде. Рузилә Ягъфәр кызының эш стажы 45 ел. Табиб лаеклы ялга 2020 елның декабрендә китте.

1974 елда Рузилә Миңнуллина Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, озак вакытлар Яшел Үзән, Буа, Казан, Алабуга хастаханәләрендә хирург булып эшли. Шулай ук Түбән Кама туберкулез диспансерында фтизиатр булып хезмәт итә. Аннары рентгенолог һөнәрен үзләштерә һәм 1988 елда районның үзәк хастаханәсенә эшкә килә.

"Башка һөнәрне күз алдына да китерә алмыйм", - дип сөйли Рузилә Ягъфәровна, -"табиб үз эшен һичшиксез яратырга тиеш. Безнең һөнәр бик авыр һәм аны яратмасаң, эшләп булмый. Табиб үз һөнәренең остасы, пациентларга яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш, теләсә нинди бәхәсле хәлләрне шомарта белергә тиеш. Хезмәттәшләремә һәм табибларның яшь буынына сабырлык, сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык телим".

Рузилә Ягъфәровна кызы Ләйлә Рәшитовна шулай ук табиб һөнәрен сайлаган. Табиб-кардиолог Ләйлә Рәшит кызы Әхмәтҗанова хәзерге вакытта Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең консультатив-диагностика поликлиникасы мөдире вазыйфасын били.

"Пенсиягездә нәрсә белән шөгыльләнергә җыенасыз? соравыбызга, Рузилә Ягъфәр кызы кыска гына: "Яшәргә", - дип җавап бирде.

 Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә коллективы Рузилә Ягъфәр кызын чын күңелдән юбилее белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, барлык планнарыгызның тормышка ашуын телибез. Тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк кызыклы вакыйгалар, шатлыклы очрашулар, якыннарыгызның мәхәббәте, бәхет һәм уңышлар булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International