Бүген патологоанатомнар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кеше өчен бу гаҗәеп тоелачак, тик патологоанатомсыз теләсә кайсы профильдәге бер генә белгеч тә – терапевт, онколог, гинеколог, офтальмолог, хирург һәм башка табиб эшли алмый. Эш шунда ки, Түбән Кама РҮКПХнең патологоанатомия бүлегендә мәетне ярып карау гына түгел, төрле тукымаларның гистологик тикшеренүләре дә үткәрелә.
Бүген патологоанатом көне билгеләп үтелә. ТКҮРКПҮнең патологоанатомия бүлегендә ике табиб, алты лаборатория технигы һәм ике санитарка хезмәт куя. Һөнәри бәйрәм алдыннан без аңа нигез салган һәм 44 нче ел инде бүлек мөдире булган Анатолий Спиридонов белән сөйләштек.

Эш турында

"Үз эшемне бик яратам. Кешеләр моргта эшләгәнемне белгәч, шакката: "Сез ничек анда эшлисез? Анда, мөгаен, бик куркыныч". Әмма, минемчә, бу медицина профиленең гадәти эше - бик кызыклы һәм бик кирәкле эш. Мәетне ярганда без дәвалаучы табиблар тарафыннан куелган диагнозның дөреслеген тикшерәбез, аларга үлем механизмы турында шик туганда патологик процессны аңларга булышабыз.
Әлбәттә, безнең төп бурычларның берсе – кеше исән чакта аңа диагноз кую. Без табибларга ярдәм итәбез. Мәсәлән, терапевт пациентны эндоскопик тикшеренүләргә ашкайнату трактының нинди дә булса бүлеген тикшерергә җибәрә. Эндоскопистлар кечкенә кисәк тукыма ала, аны безгә җибәрә һәм без диагноз куябы. Ягъни безнең эштә өстенлекле юнәлеш – авыруны, бигрәк тә онкология авыруын ачыкларга ярдәм итү".

Яру турында

"Без стационарда – кардиология, хирургия, беренчел кан тамырлары үзәгендә һ.б. үлгән пациентларның мәетләрен ярабыз. Бары тик табиб авыру, үлү механизмында һәм диагнозда шикләнмәгән очракта ярмыйбыз. Әгәр туганнары каршы түгел икән, алар мәетне ярмыйча чыгара. Әгәр  диагнозда һәм үлү механизмында шик бар икән, яру мәҗбүри тәртиптә үткәрелә. Шулай ук стационарда тәүлектән азрак булган пациентның мәетен ярабыз.
Шулай ук яман шешләрдән җәфа чигүчеләрнең һәм шешнең гистологик раславы булган очракта да мәетне ярмыйча бирәбез. Әгәр раслау юк икән, яру мәҗбүри рәвештә үткәрелә".

Имеш-мимешләр турында

"Исән кеше моргка эләгә алмый, бу мөмкин түгел. Мин дә бу имеш-мимешләрне һәм мәзәкләрне ишеттем һәм укыдым. Клиник үлем кичергән пациентның гомере өчен табиб кимендә 30 минут көрәшә. Ягъни сулышы, йөрәк тибүе, рефлекслар булмаганда, табиб тагын ярты сәгать реанимация – үпкәләрне ясалма вентиляцияләү, йөрәк массажы, дефибрилляция үткәрә, интенсив терапия вакытында кулланыла торган препаратлар эчкә кертелә. Әгәр ярты сәгатьтән соң тормыш чайкалышы булмаса, реаниматолог биологик үлем турында реанимация картасын төзи, ягъни пациент организмында кире кайтарылмый торган үзгәрешләр барлыкка килә һәм кеше инде тормышка әйләнеп кайтмый", - дип кул куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International