Түбән Кама сырхауханәләрендә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү бара

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Прививканы 18 яшьтән башлап барлык теләүчеләр ясата ала.

Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсендә язылучылар арасыннан беренче көнне 20 кешене чакырдылар. Пенсионер Илгиз Тезеев прививка ясатырга хатыны белән килгән.
«Кемдер беренче булырга тиеш! - Илгиз Габдрахимович елмаеп сөйли-тормышыбызда бу прививкалар күп иде, коронавирустан прививкада берни дә куркыныч күрмим. Вакцинаны безнең галимнәр уйлап тапкан, без авырмас өчен ул эшләнгән. Безнең поликлиникада вакцинация башланачагын белгәч, хатыным белән бергә шәфкать туташына шалтыратып, прививкага беренчеләрдән булып язылдык. Бу авыру безне читләтеп үтте, ә менә өлкән улыбыз Казанда бөтен гаиләсе белән авырды. Хәзер прививка белән тынычрак булачак, туганнар янына да барып булачак».

Кешене прививка Кабинетына җибәргәнче, табиб җентекләп пациентны карый, сораштыра, температураны һәм кан басымын үлчи.

«Бүген чакырылган пациентлар вакцинацияләүнең беренче этабын уза, алар арасында без аларга прививканы ясаудан баш тарткан кешеләр дә бар, - диде участок терапевты Евгения Фадеева, - әйтик, кешенең онкологиясе кискен стадиядә булса, привика ясалмый. Шулай ук күптән түгел инсульт яки инфаркт кичергән пациентларга да прививка ясарга рөхсәт ителми».

Шулай ук йөклелек һәм күкрәк сөте имезү чоры, кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, кискенләшү стадиясендә хроник авырулар да вакцинацияләнми. Вакцинацияләнергә терелгәннән яки комиссиядән соң 2-4 атнадан соң мөмкин.

Прививка ясатуга эш көннәрендә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ММИ полисы беркетелгән урын буенча поликлиникаларда язылырга мөмкин. Телефон аша язылырга була:
*1нче номерлы сырхауханә (Менделеевск ур., 46) - 24-35-21;
*2нче номерлы поликлиника (Төзүчеләр ур., 10д –  24-31-94.

Шулай ук хәзер федераль Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин. Анда «COVID-19 вакцинациясе» дигән махсус сылтама бар.

Прививка ясатуга 575 кеше чират көтә. Вакцинацияләүнең беренче этабын Түбән Камада 346 кеше, икенче этап - 145 кеше узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International