Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең табиб-эндокринологы Лариса Ивановна Филиппова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең консультация-диагностика сырхауханәнең №1 тар белгечләр бүлегенең табиб-эндокринологы Лариса Ивановна Филиппова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хезмәт сөючән һәм позитив Лариса Ивановна инде 55 ел медицина һөнәрендә хезмәт куя. Ул хәзер дә әле пациентларны көн саен кабул итә.

Бүген Лариса Ивановнаны хезмәттәшләре котлады. Туган көне уңаеннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Лариса Филиппова 1966 елда Дагестан медицина университетын тәмамлап, шуннан соң ул 3 ел Ульяновск өлкәсендә эшли. 1969 елда Түбән Кама РҮХнә эшкә урнаша. Өч елга шәһәрдән китеп, ире белән Вьетнамга гидроэлектростанция төзүгә бара. Ләкин башка илдә дә Лариса Ивановна кешеләргә ярдәм итүдән туктамаган, медсанчастьтә процедура шәфкать туташы булып хезмәт иткән.

«Мин табиб булып эшләвем белән, кирәкле булуым белән горурланам.  Кеше медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаган икән, бу эш сабырлык, кешеләргә мәхәббәт белән  сугарылган булуын аңларга кирәк. Икенчедән, гомер буе укырга кирәк. Мәсәлән, мин табиб булып кына эшләмәдем, гел медицина училищесында укыттым. Сабырлык, укыту һәм үз эшеңә мәхәббәт- табиб һөнәре өчен төп нигез", - дип уртаклашты безнең белән Лариса Филиппова.

Түбән Кама РҮХ коллективы Лариса Ивановнаны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итә. Хөрмәтле Лариса Ивановна, сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International