Илсур Метшин Мәүлетов урамындагы яңа амбулатор травматология үзәге эше белән танышты

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Казан мэры Илсур Метшин 18-нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы амбулатор травматологиянең яңа ъзәге эше белән танышты. Яңа үзәк Мәүләтов урамында урнашкан. Эшлекле сәфәрдә шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.

Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары халкы тәүлек буе мөрәҗәгать итә ала торган медицина учреждениесе 2020 ел азагында эшли башлады. Аңа кадәр пациентлар Гадел Кутуй урамындагы иске травмпунктка йөри иде.

Үзәк заманча җиһазландырылган, травматологиядә тәүлегенә 150 пациентны, шул исәптән ашыгыч, кичектергесез һәм планлы формада пациентларны кабул итү мөмкинлеге бар.

"Амбулатор травматология үзәгенең функционалы гадәти травматологиягә караганда киңрәк. Безнең артроскопия, буыннарны УЗИ үткәрү, эштә заманча рентгенодиагностика комплексын куллану мөмкинлеге бар. Үзгәрешләр белән пациентлар гына түгел, ә Гадел Кутуй урамында 20-30 ел эшләгән хезмәткәрләр дә канәгать», – диде шәһәр башлыгына 18-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ринат Җәләлетдинов.

Р. Җәләлетдинов сөйләгәнчә, травмпунктта 17 кеше, шул исәптән табиб-травматологлар, табиб-рентгенологлар, рентгенлаборант, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр эшли. Хәзер үзәк белгечләре буыннарны ультратавыш диагностикасы буенча укулар уза. Үзәккә 80нән 100гә кадәр беренчел һәм 60-70 кабат пациент мөрәҗәгать итә.

457 кв.м мәйданлы иске травмпункт 5 катлы торак йортның беренче катында урнашкан иде. Бина РФ Оборона министрлыгының Идел буе-Урал хәрби округының Казан КЭЧ арендаланган.

Казан мэры травматологиянең заманча җиһазланышын билгеләп үтте. "Әнием сәламәтлек саклау өлкәсендә, район үзәк хастахансендә эшләде. Һәм ул заман һәм хәзерге заман табибларның җиһазлары арасында аерма гаять зур, - диде Илсур Метшин. - Хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт. Шәһәрдә медицина учреждениеләре инфраструктурасын үстерү һәм аларның эш сыйфатын яхшырту - мөһим  бурыч, бу мәсьәләне хәл итүдә без бергә эшлибез һәм күп кенә уңышларга ирештек".

 

KZN.RU материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International