Түбән Кама медиклары ашыгыч медицина ярдәме эше турында сөйләде

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары һәм фельдшерлары эш режимы, эш күләме, ялган шалтыратулар турында сөйләде. Шалтыратуларга медиклар бригадасы белән бергә «Эфир Түбән Кама» телеканалы журналистлары да чыкты.

Көн саен линиядә 16 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тора. Көн саен диспетчерлык хезмәтенә халыктан 350-400 шалтырату килә. Кемдер консультация алырга гына шалтырата, һәм бу очракта диспетчерлык хезмәтенә зур йөкләнеш төшә.

Өлкән фельдшер Инна Сорокина нәтиҗәсез яисә ялган шалтыратулар турында сөйләде.
"Кызганыч, ялган чакырулар һәр сменада була. Пациентлар ашыгыч ярдәмне нигезсез чакырганда, башка кеше медиклар ярдәменә мохтаҗ булуны аңламый. Еш кына өйне эзләүгә вакыт сарыф ителә. Кайчагында, пациентлар адресларын бутап дөрес әйтмиләр, ишекләрен ачмыйлар. . Домофоннар эшләмәгән очраклар да аз түгел. Туганнары өйдә була торып, ашыгыч ярдәм бригадасын каршы алырга уйламый да. Көндезге вакытта без күршеләренә шалтырата алабыз, алар да гел ачмыйлар. Шул сәбәпле бригадаларны көтү вакыты арта. Шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итәсе килә. Әгәр ашыгыч ярдәм чакыртасыз икән, сезнең домофон юк, зинһар, подъезд төбендә бриганы каршы алыгыз, йә ишекне ачыгыз", - диде Инна Александровна.

Өлкән фельдшер шулай ук пневмония яки югары температурага зарланып килә торган шалтыратулар санын кимү тенденциясен дә билгеләп үтте.

Ашыгыч медицина ярдәменең эш көннәре турында тулырак материалны яңалыкларның соңгы чыгарылышында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International