Казанның 20нче номерлы шәһәр сырхауханәсе каршында, Бигичев ур., 13 адресы буенча урнашкан, яңартылган хатын-кызлар консультациясе ачылды. Сырхауханәнең ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнашты. Делегацияне 20нче номерлы сырхауханәнең баш табибы Әхмәтҗанова Елена Федоровна җитәкләде.
Хатын-кызлар консультациясе мөдире Нагуманова Эльвира Илдус кызы консультациянең эшчәнлеге белән таныштырды. Медицина учреждениесе барлыгы 57550 хатын-кызга хезмәт күрсәтә. Хатын-кызлар консультациясе 135 - 320 кешене кабул итә. Ремонттан соң консультациядә ачык типтагы регистратура булдырылды.
Хатын-кызлар консультациясендә 12 акушер-гинекология участогы бар. Шулай ук хатын-кызлар «ана һәм бала сәламәтлеген саклау турында»гамәлдәге законнар нигезендә социаль-хокукый ярдәм белән тәэмин ителәләр. Хокукый план мәсьәләләре буенча юрист атнага бер тапкыр расписание буенча кабул итә. Консультациядә психолог та бар.