4 һәм 5 февральдә Казанда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган акция узачак

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

4 һәм 5 февральдә Казанда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә акция узачак

"Иртәгә дә көн булсын" - шундый шигарь белән Казанда дүртенче тапкыр "Андрей" донор акциясе узачак. Акция Республика кан үзәгендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үтәчәк. Паллиатив пациентлар өчен кан җыю Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә (World Cancer Day) туры китерелгән.

«Кызганыч, дәваланмый торган авырулар булган кешеләргә еш кына игътибар юк. Әйе, төрле диагнозлар була, медикаментлар дәваламаска да мөмкин, ә ярдәм итә ала. Бу стадиядә дә кеше шактый озак һәм сыйфатлы яши ала, бары тик аңа кирәкле ярдәм күрсәтергә кирәк, — диде Онкологик пациентларга ярдәм күрсәтүнең «Без бергә – Мы вместе» Төбәкара автоном коммерциячел булмаган оешмасын гамәлгә куючысы Юскевич Ольга.

Беренче тапкыр Андрей донор акциясе 2018 елда узды. Аның инициаторы Алла Протас булган. Аның ире дә паллиатив пациент була. Акцияне Республика кан үзәге хуплады һәм ел саен паллиатив пациентлар өчен кан салуда 250гә якын казанлы катнаша. Ике көн эчендә 100 литрга якын кан һәм аның компонентларын җыела.

Быел бу акциягә Йошкар-Ола һәм Волгоград кушылды.

18 яшьтән олырак, авырлыгы 55 килограммнан да ким булмаган һәркем донор була ала.

Үткәрү урыны:

«ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.

Донациягә әзерләнү тәртибе белән кан үзәгенең рәсми сайтында rckrt.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International