4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре медицина училищесының волонтерлары белән бергә гражданнарга яман шешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында искәрттеләр. Поликлиникага килүчеләрнең барысы да тематик брошюралар таратылды.
Чара санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп үткәрелде.