Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Балалар Республика клиник хастаханәсенә "батырлык тартмасын" тапшырды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хезмәткәрләре «батырлык тартмасы» акциясендә катнашты. Уенчыклар белән тартманы алар Балалар Республика клиник хастаханәсенә тапшырды.

Кечкенә пациентлар процедура кабинетларыннан аеруча курка. Биредә алар өчен иң куркынычы: пункцияләр, бәйләвечләр, катетерлар кую, капельница һ.б. Ә кайчагында сабыйларны хәтта гади тикшерү дә куркыта.

- Без сезнең белән медицина хезмәткәрләре түгел, барлык чирләрдән дару уйлап таба алмыйбыз, — диде хезмәттәшләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 - Әмма без гомер буе күп кенә өлкәннәр күрмәгәнчә күңелсез процедураларны күчерергә өлгергән балаларны сөендерә алабыз.Һәм бу сөенеч балага тизрәк терелергә ярдәм итсен".

Хәзер процедура кабинетында шундый «могҗизалы» тартма бар: бу-кыюлык өчен бүләкләр, уенчыклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International