Түбән Кама кан үзәгендә паллиатив пациентларга ярдәмгә донор акциясе узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама кан үзәгендә "Андрей. Иртәгә дә көн булсын" халыкара яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган акция үтте. Акциянең төп максаты-паллиатив пациентларга кан әзерләү.

«Андрей» донор акциясен Алла Протас 2018 елда башлап җибәргән, аның ире паллиатив пациентларның берсе булган. Ул донор каны ярдәмендә гомерен озынайта алган.

Түбән Камада акция Сәламәтлек саклау идарәсе, Кан үзәге, Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге һәм онкоавыручы пациентларның "Без бергә" берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.

«Без бүген кан тапшырырга килгән барлык донорларга һәм, гомумән, моны вакыт - вакыт эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез», - дип өстәде «Без бергә» җитәкчесе Елена Мусаева.

Бүген акциядә 30 түбәнкамалы катнашты, алар барлыгы 15,5 литр кан тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International