Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казанның беренче балалар хастаханәсе баш табибы вазифасына Владимир Сергеевич Филатов билгеләнде.
Владимир Филатов 1974 елның 15 июнендә туган. 1997 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 1997-1998 елларда – интернатура, 1998-2000 елларда - «нейрохирургия» белгечлеге буенча ординатурада укый.
Хезмәт юлын 1993 елда шәһәрнең 6нчы клиник хастаханәсендә санитар булып башлаган, 1995 елдан 1997 елга кадәр шушы ук хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә медбрат булып эшли. Аннары өч ел ашыгыч ярдәм табибы булып хезмәт итә.
2000 елда Республика балалар клиник хастаханәсенә табиб-нейрохирург вазифасына эшкә килә. Дүрт елдан соң бу хастаханәдә баш табибның хирургия ярдәме буенча урынбасары вазифасына билгеләнә. 2018 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш табибы — балалар хирургы булып эшләгән.