Казанда СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең йомгаклау медицина советы утырышы узды, утырышта 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Медсовет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе җитәкчесеЛюбовь Шәйхетдинова, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, Россия ФСИН №16 «Медик-санитар часте» Федераль казна сәламәтлек саклау учреждениесе башлыгы Петр Анисимов, республика оешмаларының җитәкчеләре, профильле кафедра мөдирләре, СПИД үзәге һәм аның филиалларының хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән баш табиб Нияз Галиуллин чыгыш ясады. Ул СПИД үзәгенең барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше, медицина хезмәткәрләренең профессиональлеге өзлексез медицина ярдәме күрсәтүне һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләргә вируска каршы терапияне тәэмин итәргә, яңа коронавирус йогышы шартларында беренчел чаралар планының максатчан күрсәткечләрен үтәргә мөмкинлек бирде, шулай ук Нияз Галиуллин 2021 елга СПИД хезмәтенең өстенлекле бурычларын билгеләде, шуларның иң мөһиме-2030 елга кадәр ВИЧ-инфекцияне таратуга каршы дәүләт стратегиясенең максатчан күрсәткечләренә ирешү, дип атады.
Медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова «яңа коронавирус йогышы шартларында ВИЧ - инфекцияле кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең проблемалары һәм юллары» турында яктыртты. Шулай ук Луиза Борисова һәм Любовь Шәйхетдинова чыгыш ясады.
Фәридә Яркаева СПИД үзәгенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә ирешелгән күрсәткечләрне саклау эшендә уңышлар теләде. Медсовет Үзәк хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.