Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә киңәйтелгән медицина советы булды, утырышта эш йомгакларын ясалды һәм 2021 елга максатлар билгеләнде.
Советта медицина хезмәткәрләре, администрация һәм чакырылган кунаклар катнашты:
- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Владимирович Жаворонков;
- КДМА директоры Хәсәнов Рөстәм Шамил улы;
- КДМУ региональ сәламәтлек саклау буенча проректоры Шулаев Алексей Владимирович;
- Казан медицина көллияте директоры Хисаметдинова Зөһрә Әнфәс кызы;
- Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Дроздецкая Ольга Александровна.
Оешманың эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баш табиб Рөстәм Фәиз улы Гайфуллин чыгыш ясады.
2020 елда яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә вазгыятҗ катлаунды. Халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатларында 2020 ел дәвамында учреждение хезмәткәрләре COVID-19 таралышына каршы көрәш алып бардылар һәм авыручыларга кирәкле ярдәм күрсәтте.
Карантинлы чараларга карамастан, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында эш туктатылмады. Хәтта 2020 елның иң авыр айларында да амбулатор онкологик ярдәм үзәгендә яман шеш барлыкка килүләренә шикләнгән вакытта аныклау диагностикасы, онкологик авыруларны дәваланганнан соң пациентларны диспансер күзәтүе һәм яман шеш авыруларының шешкә каршы терапиясе үткәрелде.
Белгечләрнең ковид госпитальләргә күчү сәбәпле, вакытлыча кадрлар кытлыгы булуга карамастан, хезмәткәрләр планны тулысынча диярлек үтәде.
2021 елга төп бурычлар билгеләнде:
- Үлем санын, шул исәптән яман шеш авыруларыннан һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан, киметү
- «Сәламәтлек саклау» федераль милли проектын тормышка ашыру
- Яңа коронавирус йогышы булган пациентларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү, массакүләм вакцинация үткәрү.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Владимирович Жаворонков 2020 елда оешманың эшенә уңай бәя бирде. Ул учреждениенең барлык хезмәткәрләренә 2020 елда фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәт белдерде һәм 2021 елда нәтиҗәле эш һәм билгеләнгән максатларга ирешүләрен теләде.
Медицина советы оешманың хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.