Яр Чаллының 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә 2020 ел эшенә йомгак ясалды

2021 елның 12 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары хакында хезмәт коллективы белән очрашу булды. Очрашуда ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова һәм сәламәтлек саклау профсоюзларының шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.

Җыелышта баш табиб Альбина Шәйхетдинова оешманың 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Бу катлаулы чорда учреждениенең төп ресурсы кадрлар потенциалында булуын әйтте. Хәзерге вакытка 3-нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә 35 табиб, урта медицина белемле 97 хезмәткәр эшли. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектка караган «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда поликлиникага 5 табиб һәм 8 шәфкать туташы эшкә алынды.

Альбина Шәйхетдинова әйтүенчә, сырхауханәнең өч табибы үз теләкләре белән шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткән.

Ел нәтиҗәләре буенча учреждениенең аерым хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре бирелде. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә инфекционист Мирлан Аманбаевка һәм пульмонолог Екатерина Бахтинага Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу гади булмаган елда учреждение хезмәткәрләренә «Транзит ойл» ҖЧҖ, «Нәфис Косметик» АҖ, «Аромат» АҖ, «Орловский Дворик», «Орловский Дворец», «Орловская Усадьба» рестораннар челтәре дә ярдәм күрсәтте. Әлеге оешмалар битлекләр, юу һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин итте, комплекслы төшке ашлар оештыру рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Агымдагы елда план күрсәткечләрен үтәү, сабыйлар арасында үлем санын киметү буенча чаралар комплексын алга таба гамәлгә ашыру, поликлиниканың кадрлар потенциалын саклап калу һәм арттыру, диспансер күзәтүен тәэмин итү бурычы куелды. Шулай ук оешма ФГДС үткәрү өчен лицензияләү процедурасын үткәрүне планлаштыра.

Альбина Шәйхетдинова учреждениенең бөтен коллективына 2020 елда күрсәтелгән сабырлыгы һәм ныклыгы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International