Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Утырыш республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы Алексей Алексеев, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова катнашында узды.
Туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Илдар Камалетдинов әйтүенчә, 2019 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны 18,8% ка кимегән һәм хәзер 100 мең кешегә 20,3 очрак тәшкил итә, табиб бу республикада иң түбән күрсәткеч булуын диде. Узган ел туберкулез 56 түбәнкамалыда, шул исәптән ике яшүсмердә ачыкланган.
Шулай ук баш табиб Түбән Кама туберкулезга каршы диспансер тагын 8 районга, шул исәптән Зәй, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районнары халкына хезмәт күрсәтүен дә билгеләп үтте. Диспансерда 128 кеше эшли, шул исәптән 13 табиб, шуларның 6 сы – пенсия яшендәге белгечләр. Быел диспансерга өч яшь табиб киләчәк.
Узган ел планлы медицина ярдәме күрсәтү катлаулы булуга карамастан, диспансерда флюорография тикшерүләре буенча планны үти алганнар: районның 144 719 кешесе, шул исәптән 8 мең авыл кешесе тикшерелгән. Флюорография тикшерүләре вакытында туберкулез гына ачыкланмый, башка авырулар буенча да статистика алып барыла. Әйтик, узган ел Түбән Каманың 51 кешесендә - яман шеш, 597 кешедә йөрәк -кан тамырлары авырулары, тагын 1414 кешедә күкрәк читлеге органнарының специфик булмаган авырулары ачыкланган.
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru