«Чистай РҮХ» ДАССУның медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Медсовет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР ССМ штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким, «Чистай РҮХ» ДАССУның баш табибы Рәис Мостафин катнашты.
2020 елга йомгак ясап, «Чистай РҮХ» ДАССУның баш табибы Рәис Мостафин 2020 ел пандемиягә бәйле катлаулы чор булуын диде. Кыска вакыт аралыгында COVID-19 яңа коронавирус йогышы булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча вакытлы йогышлы госпиталь оештырылганын әйтте. 2020 ел Чистай РҮХнең барлык структур бүлекчәләренең эшенә үзгәрешләр керткән.
Узган елда күкрәк читлеге органнарын тикшерүләр саны 2019 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга арткан. Амбулатор шартларда яңа коронавирус йогышына шикләнгән 746 пациентка ярдәм күрсәтелгән. Чистай районында 2020 елда гомуми үлем саны күрсәткече 1000 кешегә 18,6 тәшкил иткән. "Ел авыр булды, әмма «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төп күрсәткечләрне без үти алдык. Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында үлүчеләр саны буенча рейтингта без 19 нчы урында торабыз, 2019 елда – 39 нчы урында идек», - дип шәрехләде Рәис Робертович. Халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәләрен бәяләп, Рәис Роберт улы хәбәр иткәнчә, эпидемиология вәзгыять аркасында тулысынча үтәргә мөмкин булмаган. Барлыгы 5084 кеше диспансерлаштыруны узды, план буенча 13 меңнән артык иде. Баш табиб декабрь уртасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру буенча башланган кампания турында аерым тукталды.
2020 елда стационарның 4 һәм 5 катларында капиталь ремонт тәмамланды. Яңа бүлек – операция блогы, 3 операция блогы булдырылды. Яңа операция өстәлләре, инструментлар җыелмасы белән эндоскопик өстәл, рентген аппараты урнаштырылды. Стационарның ремонтланган катларында кардиология бүлеге һәм кан тамырлары үзәге эшли, Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен аерым палата бар. «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында бүлек ЭКГ һәм ультратавыш диагностикасының яңа аппаратларын алды. 2020 елның июлендә күчмә хезмәт белән паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Рәис Робертович хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, авыл халкына медицина тикшерүләрен үткәрү проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. 2020 елда Чистай районында 7 атна мобиль комплекс эшләде. Барлыгы 1496 пациент кабул ителде. Кызыл Яр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу авыл халкы өчен әһәмиятле вакыйга булуын да әйтте баш табиб.
Баш табиб хәбәр иткәнчә, бала табуга ярдәм итү хезмәте яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Соңгы елларда Чистай районы буенча да, тулаем республика буенча да туучылар санының кимүе күзәтелә. 2020 елда Чистай районында 652 бала туган. "Чистай бала тудыру йортында" барлыгы 894 бала туган, ә бу 2019 ел белән чагыштырганда 15 балага күбрәк», - дип ассызыклады Рәис Мостафин.
Чыгышының ахырында Рәис Мостафин 2021 елга куелган төп бурычларга тукталды. Агымдагы елга төп бурычлар арасында Чистай РҮХнең баш табибы түбәндәгеләрне билгеләде: халыкның гомуми үлем санын киметү, эшкә яраклы халыкның үлем-китем санын киметү, хроник авырулар белән пациентларны диспансер күзәтүенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, кадрлар сәясәтен алга таба үстерү, грант ярдәмен җәлеп итү.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тулаем Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларын ясады, Чистай РҮХнең эшенә уңай бәя бирде һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. «Татарстан Республикасында бөтен медицина ярдәме күрсәтү системасы тулысынча үзгәртелде. Кыска гына вакыт эчендә, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы төзелде», - дип билгеләде Илдар Фатыйхов. COVID-19 белән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 17 552 медицина хезмәткәре һәм 936 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе җәлеп ителде. Республикада рекордлы кыска вакыт эчендә (100 көн) Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа стационар корпусы төзелде. Министр урынбасары әйткәнчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп чара - вакцинация.
Бүген республиканың 68 медицина оешмасында прививка ясарга мөмкин. Илдар Фатыйхов район җитәкчелегенә һәм Чистай РҮХ коллективына пандемия шартларында җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш ахырында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.