Түбән Камада хроник авырулы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрендә дәресләр уза

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Түбән Камада хроник авырулы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрендә дәресләр башланды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр өчен беренче лекция Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсендә узды. Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге терапевты Светлана Вячкилева йөрәк һәм кан тамырларының иң киң таралган авырулары турында сөйләде, өзлегүләрдән котылу мөмкинлекләренә бәйле киңәшләр бирде.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының сәбәбе күп очракта атеросклероз була, кан тамырларында холестерин яссы төерләр хасил була. Шуңа күрә холестерин дәрәҗәсен даими күзәтергә кирәк, ул 5,5 ммоль/л артык булырга тиеш түгел.

“Күп еллар терапевт булып эшләп, шуны ышанып әйтә алам: безнең пациентларның яртысы диярлек йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән мөрәҗәгать итә. Пациентлар башка уңайдан килсә дә, алар еш кына кан басымына, йөрәкдәге сызлауларга һәм тын кысылуга зарланалар. Бу авыруларны дәваларга кирәк, югыйсә алар тромбозларга, инсультларга һәм инфарктларга китерергә мөмкин" , - диде табиб.

"Бигрәк тә вак кан тамырлары булган органнар – күзнең челтәр катлавы, бөерләр зыян күрә, - дип аңлатты С.Вячкилева. - Бу төр авырулар нәселдә булган очракта да, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм хәрәкәттә булу әлеге авырулардан котылырга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләргә игътибар итәргә кирәк, биредә шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерелә".

Хәзер сәламәтлек мәктәпләре өчен пациентлар исемлеге Түбән Каманың күптармаклы хастаханә сырхауханәләрендә формалаштырыла – пациентларга участок шәфкать туташлары шалтырата һәм лекциягә чакыра. Бүген Түбән Каманың үзәк район хастаханәнең 2нче сырхауханә пациентлары белән кардиолог Зөлфирә Бигашева очраша, шулай ук якын арада бронхиаль астма һәм ХОБЛ, ишемия, гипертония, диабет белән пациентлар өчен дәресләр узачак, шулай ук белгечләр бәхетсезлек очрагына эләккән кешеләргә дөрес ярдәм күрсәтү, онкологияне профилактикалау турында һ.б. турында сөйләячәкләр. Лекцияләргә 47-58-21 телефон номерына шалтыратып язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International