Кызыл зонада ике айдан артык Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 2нче номерлы поликлиникасының көндезге стационары бүлеге тулы составта эшли. Анда коронавируска кадәр үпкәләрнең, йөрәк-кан тамырлары системасының һәм терәк-хәрәкәт аппаратының хроник авырулары булган пациентлар реабилитация узган. Бу бүлек узган елның апрелендә пандемия аркасында ябылды, планлы медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча тукталып торды, 10 хезмәткәр - бер табиб, биш шәфкать туташы һәм дүрт санитарка-госпитальгә эшкә китте.
Август аенда безнең коллегалар, коронавирус инфекциясеннән соң пациентларга ярдәм итү өчен үз бүлеккә кайтты. "Чумага каршы костюмнар аркасында госпитальдә бөтен табиблар да бертөрле диярлек. Тик безне реабилитациягә килгән пациентлар барыбер таный", - дип уртаклашты бүлек мөдире Наталья Сәйфулина.
Кызганыч, «авыр» пациентларның күпчелегендә постковид синдромы үсеш алган – пневмония үпкәләрдә җөй калдыра, шуның аркасында кешегә сулыш алырга авыр.
"Госпитальдә 30 яшьлек кыз яткан иде, аның үпкәләре 80 процентка зарарланган иде. Госпитальдән чыккан соң ул безгә реабилитациягә килде, әмма, үпкәдәге үзгәрешләр кире кайтмый торган. Гомер буе бу кыз махсус препаратлар кабул итәргә, сулыш гимнастикасы һәм дәвалау физкультурасы ясарга тиеш, - дип өстәде Н. Сәйфулина. - Безнең икенче бер пациентка, өлкән яшьтәге хатын-кыз, ИВЛ аппаратында бер ай булды, аны өенә кулга күтәреп алы кергәннәр иде. Әби өч ай авылда яшәде. Ә аннары безгә реабилитациягә килде. Бу өлкән яшьтәге ханымның хәле безнең бүлектә тернәкләндерүдән соң шактый яхшырды".