Кама балалар медицина үзәгендә партнер белән бала табулар саны артты

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

КБМҮнең перинаталь үзәгендә хатын-кызлар ешрак ирләре катнашында бала таба башлады.

2019 елда КБМҮнең перинаталь үзәге табиблары баланың ата-анасы катнашындагы 74 бала табуны кабул итте, 2020 елда – 75 (коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләрне исәпкә алып), 2021 елның ике ае эчендә-16.

КБМҮдә партнер белән бала табу барлык эпидемиологик таләпләрне үтәү белән үткәрелә. Партнерлар булып бала әтисе, пациентның әнисе яки туган апасы була ала. Партнер ярдәм сыйфатында бала табучы хатынга массаж ясарга, аңа суларга, аралашырга ярдәм итә ала. Партнерның бала табуда катнашу өчен бердәнбер чикләү булып оператив рәвештә бала табу, ягъни кесарево кисеме тора.

«Без бала табуда гаиләнең катнашуына уңай карыйбыз һәм мондый мөһим һәм бәхетле вакыйганы бергә уздырырга теләгән парларның теләкләрен хуплыйбыз. Әмма уртак бала табуга алдан уйланган, ата-ана  психологик яктан әзер булырга тиеш», - дип билгеләде КБМҮнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International