Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.
Чарада ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.
Эш йомгаклары, шулай ук 2021 елга планнар турында доклад белән КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин чыгыш ясады.
Марат Насыйбуллин әйтүенчә, бүгенге көндә КБМҮдә 190 табиб, урта медицина белемле 529 хезмәткәр эшли. «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда хастаханәгә 18 табиб-белгеч җәлеп ителде. Шулай ук урта уку йортларын тәмамлаган 28 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 21е шәфкать туташы, 3 медицина лаборатория технигы, 3 акушер, 1 фельдшер. Ике табиб-анестезиолог-реаниматолог шәһәрнең ковид госпиталенә эшкә күчкән.
2020 елда ТР Хөкүмәте программасы буенча 4 белгеч торак шартларын яхшырту өчен грант алуга конкурста катнашты һәм отты.
Узган ел «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсына КБМҮ «медицина клинингын оештыру» хезмәтен тәкъдим итте, шул рәвешле конкурс лауреаты булды.
Марат Насыйбуллин «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм региональ проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда медицина оешмасының матди-техник базасы яхшыртылды, дип билгеләп үтте.
2019 ел белән чагыштырганда бала табу саны 10% ка диярлек (2019 елда – 5719, 2020 елда - 6289) артты, бу коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 2-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йорты ябылуга бәйле.
Замелекесье районында яңа балалар поликлиникасын төзү мәсьәләсе кискен тора. Соңгы өч елда әлеге микрорайонда халык саны шактый арткан. Ачылу вакытына 3080 бала беркетелсә, бүгенге көндә 5166 бала, әле микрорайон төзелеше дәвам итә.
КБМҮнең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлеге бинасына капиталь ремонт таләп ителә, бу бинага 40 елдан артык. Бүлекчәнең төп бурычы - балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтү. Әлеге бүлек базасында күчмә амбулатор хоспис бригадасы эшли, ул 30 гаиләгә хезмәт күрсәтә. 2020 елда бригада 725 тапкыр чыккан. КБМҮнең үсеш стратегиясе нигезендә бүлекне шәһәр һәм якын-тирә районнардагы балалар өчен махсуслаштырылган балалар реабилитация үзәгенә үзгәртеп кору планлаштырыла. Бу үзәк неврология, ортопедия һәм педиатрия проблемаларыннан соң тернәкләнүче пациентлар өчен югары тормыш сыйфатына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
КБМҮнең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Наговицына үз чыгышында балалар стационарының эш йомгакларын җентекләп бәян итте. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда балалар хастаханәсенең структур бүлекчәләренә мөрәҗәгатьләр саны 99 000 кеше тәшкил иткән. Шулай ук Наталья Наговицына узган ел белән чагыштырганда, хирургия профильле табибларының эндоскопик тыкшынулар өлешендә яңа компетенцияләрне үзләштерү белән кызыксынуын билгеләп үтте.
Учреждениенең 2021 елга планнарында оператив тыкшынуларда эндоскопик юлы белән операцияләр ясауны арттыру, кадрлар белән тәэмин ителешне арттыру, яңак сөяге-бит хирургиясе профиленең койкаларын киңәйтү, шул исәптән балаларга стоматология ярдәме күрсәтүне башлау тора.
Йомгак ясап, кунаклар КБМҮнең эшчәнлеген югары бәяләде һәм коллективка киләчәктә уңышлар теләде.
Хисап җыелышы КБМҮнең хезмәткәрләрен һәм партнерларын, балаларның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәннәрне бүләкләү белән тәмамланды.