Биектау Үзәк район хастаханәсендә киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды

2021 елның 19 феврале, җомга

«Биектау РҮХ» ДАССУда сәламәтлек саклау учрежденияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева, район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Баш табиб Рамил Зыятдинов демографик күрсәткечләргә һәм халыкның сәламәтлеге торышына анализ ясады, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде, 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Утырышта уңай вакыйгалар булуы да әйтелде. ФАПлар төзелде, стационарларны капиталь ремонтлау башкарылды, амбулатория сафка басты, яңа поликлиника төзелеше башланды.

Гомумән алганда, министр урынбасары һәм район башлыгы Биектау РҮХнең эшен канәгатьләнерлек дип атады.  Чара иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International