БРКХ рентгенхирургиясе бүлегендә Пермь, Киров, Ярославль, Самара, Чабаксар, Йошкар-Оладан килгән пациентларга тумыштан йөрәк кимчелекләре булган балаларга 11 эндоваскуляр операция ясалды.
Бүлек мөдире Айдар Хәмидуллин йөрәк патологияләре булган балалар әле узган ел ук операцияләнергә тиеш иде, ләкин коронавирус йогышы эпидемиясе аркасында клиниканың бөтен планлы активлыгы туктатылып торды, диде. Ата-аналар һәм кечкенә пациентлар бу операцияләрне озак көтте, аларның һәркайсы белән табиблар элемтәгә торды. Мөмкинлек барлыкка килүгә, аларны хастаханәгә чакырдылар.
Табиблар бу 11 операциянең һәркайсы индивидуаль, бернинди конвейерлы якын килү турында сүз дә була алмый, дип билгеләп үтә. БРКХ табиблары - ультратавыш диагностикасы һәм рентгенхирурглардан торган команданың һәр пациентка шәхси якын килүе, операцияләр һәр баланың үлчәме һәм яше буенча туры килгән инструментарий белән башкарылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге операцияләрне үткәрүдә "WorldVita», «Алеша» һәм «Гомерне саклап калырга ярдәм ит» хәйрия фондлары ярдәм күрсәткән, алар кирәкле чыгым материалы алган.
Барлык оператив тыкшынулар да уңышлы узды, операцияләнгән кечкенә пациентлар әти-әниләре янына кайтып киттеләр. Шулай ук бүлек мөдире Айдар Хәмидуллин быел фондлар ярдәме белән тумыштан килгән йөрәк кимчелекләре булган балаларга 50 эндоваскуляр операция үткәрү планлаштырылуын билгеләп үтте.