Чирмешән РҮХдә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р. Абашев катнашуында медицина оешмасының 2020 елда эш йомгакларына һәм 2021 елга бурычларга багышланган йомгаклау медицина советы булды. Конференция эшендә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И. Н.Шәйдуллин катнашты.
Утырышны баш табиб Лилия Мортазина ачып җибәрде. Үз чыгышында ул 2020 елда сәламәтлек саклау оешмасының эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычларны әйтте. Өлкән халыкны диспансерлаштыруның нәтиҗәлелегенә аерым игътибар юнәлтте. Учреждение эшчәнлегенең статистик күрсәткечләренә тукталып, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китүеп билгеләп үтте. Үлем-китем сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары – 47,6%, сулыш органнары авырулары – 9,4%, картлык -9,1% алда бара.
Шул ук вакытта, баш табиб эшкә яраклы яшьтәге халык арасында миокард инфарктыннан үлүчеләрнең булмавын, яман шешләрдән үлем санының кимүен билгеләп үтте.
Узып баручы ел катлаулы булды, дөнья коронавирус эпидемиясе белән очрашты. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең төп чарасы-вакцинация. Бүгенге көндә 320 кеше вакциналаштырылган. Район халкының флюорография күзәтүе белән тәэмин ителеше тотрыклы рәвештә 100% тәшкил итә.
2020 елның көзендә Чирмешән РҮХ сырхауханәсендә илкүләм һәм регионалҗ программа кысаларында гериатрия кабинеты ачылды.
2020 елда амбулатор ярдәмнең беренчел звеносын үстерү республика программасы буенча Ибрай Каргалы авылында 1 модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм Түбән Кәминкә авылында 1 табиб амбулаториясе төзелде.
Медицина хезмәткәрләре алдында Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чыгыш ясады, ул яшь белгеч-медикларга ярдәм итү буенча торак мәсьәләсенең хәл ителүен билгеләп үтте.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгышында оешма коллективы эшчәнлегенә бәя бирелде, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә милли проектларны тормышка ашыруда өстенлекләр, халыкны коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм вакциналаштыру, авыруларны ачыклауда халыкны диспансерлаштыруның роле билгеләнде. Коронавирус йогышы шартларында көйле эшне тәэмин иткән өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Медицина советы ахырында Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен медицина хезмәткәрләре бүләкләнде.