Мәскәү табибы Казан пациентының үпкәсенә криобиопсия ясап, мастер-класс үткәрде

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Россия һәм Европа һәм Азиянең төрле илләреннән 150дән артык торакаль хирурглар Республика клиник хастаханәсенә лекцияләргә һәм операцияләргә җыелдылар.

Симпозиумның беренче көне мастер-классларга багышланган иде. Төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән хирурглар күкрәк читлеге органнары авырулары белән пациентларга иң алдынгы технологияләрне кулланып операцияләр уздырды.

Барлык мастер-класслар онлайн режимда трансляцияләнде һәм симпозиумда катнашучылар хирургларга сорауларын бирә алдылар.

Татарстан РКХдә ике мастер-класс узды. Аларның берсен Мәскәүдә туберкулезның үзәк фәнни-тикшеренү институтының эндоскопия бүлеге мөдире, пульмонологы Илья Сивокозов үткәрде. Табиб Казан пациентына үпкә криобиопсия ясаган.

Шул ук вакытта күрше операция бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар травматологы, РКХ профессоры һәм хирургы Петр Андреев 15 яшьлек яшүсмергә күкрәк читлеге деформациясен төзәтү буенча операция үткәрде.

Пандемиягә кадәр торакаль хирурглар арасында тәҗрибә алмашу өчен мондый симпозиумнар елга өч тапкыр: Казанда, Санкт-Петербургта һәм Краснодарда уздырыла иде. Узган ел симпозиум Казанда гына узды, ә киләсе икесе коронавирус аркасында үткәрелмәде. Бүген Торакаль хирургия белгечләре бер елдан соң беренче тапкыр очрашты һәм аларны кызыксындырган сораулар турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International