Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасына Мөхәмәтдинов Рамил Рафиз улы билгеләнде.
1975 елның 22 сентябрендә туган.
1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 1999 елда «Хирургия » буенча интернатурада укуын тәмамлый.
1990-1992 елларда хирургия бүлегендә медбрат булып эшли.
1998 елга кадәр Казанның 13нче номерлы шәһәр хастаханәсендә табиб булып эшли.
1999-2005 елларда — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирургия бүлегенең табиб-хирургы.
2005-2020 елларда — Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен Госпиталь» ДАССУның сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары.
Вазыйфага билгеләнгәнче «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкарды.