Казан медицина университеты немец клиникалары челтәре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде, әлеге программа буенча беренче мастер-класс Татарстанның Республика клиник хастаханәдә узды инде. Аны табиб-ординаторлар өчен немец хирургы Асад Кутуп үткәрде.
РКХ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, белгеч Казанга яңа укыту программасы буенча килгән. 2021 елдан башлап ординаторлар Германиягә стажировкага китәчәк, шулай ук Казанда немец белгечләренең операцияләрендә һәм лекцияләрендә катнашачак. Германия ординаторлары, үз чиратында, Россиягә стажировкага киләчәк.
«Без анда уку өчен якынча 12 яшь белгечне җибәрәбез. Алар-булачак хирурглар һәм реаниматологлар. Шулай ук Германия белгечләре безгә киләчәк, ординаторлар өчен күрсәтмә операцияләр уздырачаклар һәм Казан хирурглары белән тәҗрибә уртаклашачаклар", - дип сөйләде КДМУның хирургия авырулары кафедрасы мөдире, РКХнең хирургия хезмәте шефы Дмитрий Красильников.
Шушы көннәрдә Әсәд Кутупов Казанда яман шеше булган ике пациентка операция ясаган. Операцияләрдә Казаннан ун ординатор катнашкан.