Чистай артистлары медицина хезмәткәрләренә пандемия чорында хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, коронавируслы пациентларны тизрәк савыгуга рухландырды. Профильле медицина учреждениесе тәрәзәләре каршында алар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт оештырды.
Җырчылар танылган хитларны башкарды, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады. Концертны хастаханә тәрәзәләреннән табиблар да, пациентлар да тыңлады. "Кызыл зонада" булмаган хезмәткәрләр урамга чыгып карады.
"Чистай-информ" материаллары буенча