Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә ел йомгаклары турында сөйләделәр

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Казанда 2020 елда узган ел белән чагыштырганда 439 балага кимрәк туган, 3,9 мең кешегә күбрәк үлгән. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе-Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Демографик вәзгыятьне анализлап, без 2020 елда 2016 елдан башланган халыкның кимү тенденциясе дәвам итүе турында әйтә алабыз, аның башы әле 2016 елда ук салынган иде", — дип билгеләп үтте спикер. Гомумән, Казанда үлүчеләр саны мең кешегә 12,8 үлем тәшкил иткән, узган ел бу коэффициент 9,8 булган. Шул ук вакытта узган ел ТР буенча үлүчеләр саны күрсәткече Идел буе федераль округында иң түбән булган.

Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау системасы структурасына ТР ССМ 26 дәүләт медицина оешмасы, 4 ведомство дәвалау учреждениесе һәм 34 дәүләтнеке булмаган формадагы оешма керә. 2020 елга дәүләт гарантияләре программасында катнашучылар барлыгы 64 медицина оешмасы тәшкил итә. Узган ел тәүлек буе эшли торган стационарларда 115 111 кеше, көндезге стационарда – 37 583 кеше дәваланган.

Пандемия вакытында COVID-19 авыручыларга стационар ярдәм күрсәтүдә катнашучы дәүләт оешмалары саны һәм стационар койкалар саны ике тапкыр диярлек арттырылды. Планлы ярдәмнән баш тарту ковид белән авыручылар санын һәм халыкның йогышлы патологиядән үлем-китемен тоткарларга мөмкинлек биргән мәҗбүри чара булды. Федераль дәрәҗәдә идарә итү карарларын үз вакытында тикшерү һәм кабул итү өчен, COVID-19га каршы көрәш буенча барлык аспектларны үз эченә алган берничә мониторинг булдырылган. COVID-19 һәм хастаханәдән тыш пневмония белән авыручыларның федераль регистры булдырылды. Барлык медицина оешмалары регистрга тоташтырылган һәм on-line режимында һәр пациент буенча мәгълүматлар, медицина мәгълүматы, лаборатория тикшеренүләре, дару терапиясе белешмәләре һәм контактлы затлар турында белешмәләр кертә.

2020 елда COVID-19 кичергән 5484 пациент тернәкләндерү ярдәме алды. Аларның 176сы «Нехама» шифаханәсе шартларында тәүлек буе эшли торган стационарда; 1825 кеше көндезге стационарда, 3483 кеше амбулатор-поликлиника ярдәме кысаларында реабилитация узган. Реабилитация Иннополис шәһәрендә «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ; Казан шәһәрендә «7нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ; Казан шәһәренең «21нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ; Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары госпитале» ДАССУ; «Нехама» санаторие ҖЧҖ базасында үткәрелә; тернекләндерүне үткәндә ДФК, массаж, физиотерапия, психолог консультацияләре һ. б. процедуралар билгеләнә.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп чара-ул  вакцинация. Бүген көнгә 153 пунктта прививка ясатырга була,«Мега»сәүдә үзәгендә дә вакцинация пункты эшли.

2020 елда өлкән халыкны гомуми диспансерлаштыру барышында Казан шәһәренең 77 521 кеше тикшерелде.

Казан шәһәренең олы яшьтәге халкы арасында авырулар структурасында кан әйләнеше системасы авырулары (30,3%), эндокрин системасы авырулары (23,3%), ашкайнату органнары авырулары (9,5%), МПС авырулары (6,5%), кан һәм кан тамырлары органнары авырулары (2,9%), башка авырулар (22,3%) тәшкил итә.

2020 елда гриппка каршы вакцинация барышында Казан шәһәре халкы саныннан 60% (754 435 кеше) прививка ясатылган.

Казан шәһәренең балалар арасында авырулар структурасында сулыш органнары авырулары (26,26%), ашкайнату органнары авырулары (11,57%), күз авырулары (9,62%), сөяк-мускул системасы авырулары (8,6%), эндокрин системасы авырулары (5,62%) өстенлек итә.

2019 елның 1 декабрендә «онкологик авырулар белән көрәш» төбәк проекты кысаларында «21нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ җирлегендә амбулатор онкология ярдәме үзәге ачылды. 2020 елда биредә химиотерапия сеансы үткәрелде.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты кысаларында табибларны җәлеп итү буенча максатчан күрсәткеч үтәлгән: 74 табиб җәлеп ителгән. 2020 елда кадрлар белән тәэмин ителеш: табиблар-83%, урта медицина персоналы – 84% тәшкил иткән.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында 5 хатын-кыз консультациясендә, 1 шәһәр сырхауханәсендә, 1 балалар сырхауханәсендә һәм 2 Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә капиталь ремонт тәмамланды.

Финанслауның гомуми суммасы - 41 397,84 мең сум тәшкил иткән.

2020 елда медицина оешмаларына медицина җиһазлары: үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары, УЗИ, пульсоксиметрлар, рентген компьютер томографы, цифрлы стационар флюорографлар, медицина газлары консолисы, вакциналарны саклау өчен медицина суыткычлары, функциональ караватлар һәм башка медицина җиһазлары куелган. 2020 елда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча госпитальләрне җиһазландыру өчен, шулай ук «йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» федераль программасы һәм «сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында медицина учреждениеләрен җиһазлауга 786,29 млн.сум бүлеп бирелгән. 2020 елда ашыгыч медицина ярдәме станциясе тарафыннан 18 берәмлек ашыгыч ярдәм машинасы алынган.

"Смарт.Эволюция" Бөтенроссия конкурсында "Смарт.Антивирус" номинациясендә Татарстаннан "Яндекс.Такси"да табибларны илтү буенча проект җиңде. Казанның 29 дәвалау-профилактика учрежденисендә  табиблар Яндекс – «Медик» тарифыннан түләүсез файдалана.

«Пандемия койка егәрлеге мөһим роль уйнавын күрсәтте. Без Казан шәһәренең койка фондын арттыру инициативасы белән чыгачакбыз", - дип билгеләп үтте министр.

Планнарда-7-нче шәһәр хастаханәсенең яңа корпусын төзү, 18-нче хастаханәнең яңа корпусларын капиталь ремонтлау һәм төзү.

Марат Садыйков ассызыклаганча, барлык ресурслар Татарстан халкының гомер озынлыгын арттыруга һәм үлем санын киметүгә юнәлдерелергә тиеш.

«Минем дә хыялым бар. Татарстан Республикасын Россия Федерациясенең иң сәламәт субъекты буларак күрү», - дип билгеләде республиканың сәламәтлек саклау министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International