Г. Камал театры хезмәткәрләре COVID-19дан прививка ясатты

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

"Минем әле яшисем килә", — дип әнә шулай кыска итеп аңлатты covid тан прививка ясау карарын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ринат Таҗетдинов.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә ул бүген Казанның 18нче номерлы Шшәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсенә хатыны һәм хезмәттәшләре белән килде.

Прививка ясатыр алдыннан театрның барлык хезмәткәрләрен дә терапевт карады, аннары гына вакцинация үткәрелде.

Барысы да "Спутник V"вакцинасы белән прививка ясатты.

Билгеләп үтик, сырхауханәдә коронавирус инфекциясеннән вакцинация түләүсез һәм әлегә теләге булган һәркем ясый ала. Йөкле һәм имезүче ханымнарга вакцинация ясалмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International