Куракиннар медицина династиясе яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Шәһәрдә танылган табиб-гинеколог, Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең оештыру-методик бүлеге мөдире Ольга Куракина һәм Түбән Кама сәламәтлек саклау легендасы, ТР атказанган табибы Любовь Куракина яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең беренче этабын узды.

Ольга Алексеевна әнисенә 85 яшь. Табиб әнисен һәм бөтен гаиләне COVID-19 йогышыннан кисәтергә кирәк дип саный.

«Мин ике тапкыр «кызыл зонада» эшләдем, пациентларның авыр чирләвен күрдем. Якыннарымның бу чир белән авыруларын теләмим. Бәхеткә без авырмадык, тик бу йогышныны кисәтү өчен без прививка ясарга булдык. безнең киләчәгебез якты булсын өчен, дусларыбыз, гаиләбез безнең янда булсын өчен вакцинацияне барыбызга да узарга кирәк», - дип уртаклашты Ольга Куракина.

Түбән Камада гинекология хезмәтенә нигез салучы Любовь Александровна Куракина шулай ук барысына да прививка ясарга киңәш итә.

"Минем оныгым, ә ул да табиб, инде вакцинаның икенче компонентын алды. Иртәгә прививкага олы кызым килә. Прививка авырмасын өчен, үз сәламәтлегеңне мөмкин кадәр озаграк саклау өчен, һәм, әлбәттә, озак яшәү өчен бик кирәк".

21 көннән соң Любовь һәм Ольга Куракиннар поликлиникага вакцинаның икенче компонентын алу өчен киләчәк.

Эпидемиологлар вакцина18 яшькә кадәр ясалмый, дип искәртә. Шулай ук хроник авыруларның кискенләшкән очракта, йөкле, имезүче хатын-кызларга, соңгы айда ОРВИ кичерелгән булган яки COVID-19 ачыкланган кеше белән контактта булучыларга привика ясалмый.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә 122, 24-35-21 (1 нче сырхауханә) һәм 24-31-94 (2 нче сырхауханә) телефоннары буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International