Балалар республика клиник хастаханәсе эше белән Ульяновск өлкәсе делегациясе танышты

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Балалар республика клиникасына Ульяновск өлкәсенең дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре килеп китте. Эш сәфәрендә Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары Инна Чигирева җитәкчелегендә делегатлар өлкән халыкка һәм балаларга медицина реабилитациясе профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүче берничә учреждениедә булды.

Хастаханә администрациясе делегатларны оешманың структур бүлекчәләре, шул исәптән медицина реабилитациясе бүлеге белән таныштырды. Шулай ук кунакларга «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе күрсәтелде, кунакханә җитәкчесе һәм хезмәткәрләре  таныштыру экскурсиясе үткәрде.

Ульяновск өлкәсеннән делегация клиниканың эшен югары бәяләде һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International