Түбәнкамалылар сәүдә үзәкләрендә коронавирустан прививка ясатты

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Түбән Кама сәүдә үзәкләрендә коронавирус инфекциясеннән вакцинация узды - барлыгы ике сәгать дәвамында 52 кеше прививка ясатты. Шәһәр халкы прививка пунктлары ачылганчы ук чират тора башлады, медицина хезмәткәрләре  мондый ихтыяҗны көтмәгән дә иде. 1нче сырхауханә мөдире Розалия Хәйруллинага медицина учреждениесенә тагын бер вакцина партиясе артыннан барырга туры килде.

Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин да вакцинация ясатырга теләде, әмма анкета тутыру һәм сораштыру нәтиҗәсендә, табиб аңа әлегә прививканы кичектереп тору кирәклеген җиткерде. Артур Сафин  декабрь аенда  COVID-19 белән авырган булган,  авыру җиңел формада узган, шулай да табиб аңа тагын өч ай прививка ясатмый торырга киңәш итте.
Зур ихтыяҗны исәпкә алып,  сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре һәм табиблар сәүдә үзәкләрендә киләсе атнада да прививка пунктлары оештыру карарына килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International